Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары – «Әйдә, ШаяРТ» татар КВН лигасы финалистлары!
15 сентябрь көнне Казан шәһәренең «Чулпан» концертлар залында «Әйдә, ШаяРТ» татар КВН лигасының ярымфиналы узды. 9 такым, финалист исеме өчен ярышып, бик көчле уен күрсәтте.
Алар арасында Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентларыннан оешкан «Шәлперәймәс егетләр» такымы да бар иде.
Уен үзпрезентация һәм реквизит белән стэм күрсәтү этапларыннан торды. Татарча юмор һәм чын КВН мохите хөкем сөргән залда һәркем шат йөз белән утырды. Катнашучыларның чыгышларын Татарстан Республикасы КВН оешмасы җитәкчесе Рамил Агдеев, Татарстанның халык артисты, юморист Җәвит Шакиров, Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, «Интертат» электрон газетасы баш мөхәррире Рөстәм Гәрәев, татар эстрадасы җырчысы һәм алып баручы Рамил Закиров бәяләяделәр.
Югары мәктәбебез студентлары катнашкан моторда 1 нче урынны «Игенче» такымы (Саба районы) яулады. 2 нче урында – «Шәлперәймәс егетләр» (КФУ, ИФМК) һәм «Тамлетта», 3 нче урында – «Супер кряшен» такымнары. «Шәлперәймәс егетләр» такымы уенчысы Илнар Камаев хис-кичерешләре белән бүлеште: «Ярты залны тутырып килгән җанатарларыбызга зур рәхмәт! Бары тик аларның көчле алкышлары астында гына сәхнәдә үзеңне иркен тотасың һәм рәхәтләнеп чыгыш ясыйсың. Уенга әзерлек вакытында кыенлыклар килеп чыкса да, зур командабыз белән аларны җиңеп чыктык. Финалда күрешкәнгә кадәр!».
Студент егетләребезне чираттагы җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз һәм финалда зур уңышлар теләп калабыз!
Такым составында: Айзат Вахитов, Артур Фәритов, Илнар Камаев, Рөстәм Төхвәтуллин, Кәрим Газизуллин.
Чыганак: 2 курс студенты Азалия Мифтахова, татар теле белеме кафедрасы доценты Хөснетдинов Дамир Хәйдәр улы
Последние новости:
Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары – «Әйдә, ШаяРТ» татар КВН лигасы финалистлары!
17.09.2026
Учёные ИФМК КФУ выступили на расширенном заседании Комиссии по русскому языку при Раисе Республики Татарстан
17.09.2026
Профессиональная мастерская: диалог поколений
17.09.2026
Студенты ИФМК познакомились с продвижением культурных брендов в ЦУМе
16.09.2026
В ИФМК КФУ обсудили возможности студентов с министром образования и науки Республики Татарстан
16.09.2026
