«Global ENU» – халыклар дуслыгын берләштергән бәйрәм
2026-2027 уку елының беренче яртыеллыгын без, Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең 10.2-401 нче төркем студентлары Гыйлаҗиева Камилә һәм Сафина Ильвина, Казахстанның Л.Н. Гумилёв исемендәге Евразия милли университетында (ЕНУ) стажировкада үткәрәбез.
КФУ һәм ЕНУ тарафыннан оештырылган студентлар алмашы программасы безгә шундый мөмкинлек бирде.
24 ноябрь көнне Казахстанның Л.Н. Гумилёв исемендәге Евразия милли университетында «Global ENU»дип аталган халыкара бәйрәм узды. Әлеге чара төрле илләрдән килгән студентларны бер мәйданга җыеп, аларның милли үзенчәлекләрен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм сәнгатен таныту максатыннан оештырылган иде.
Концертта катнашучылар географиясе гаять киң булды. Кыргыз, таҗик, гарәп, башкорт, үзбәк, татар һәм башка халыклар вәкилләре үз милләтенең бай мәдәни мирасын, милли традицияләрен һәм сәнгатен тамашачыларга тәкъдим итте. Һәр чыгыш үзенчәлекле рухы, милли колориты һәм эчкерсезлеге белән аерылып торды.
Без дә, әлеге бәйрәмдә катнашып, татар милләтен тәкъдим итү мөмкинлегенә ирештек. Чыгышыбыз барышында халкыбызның күңел кылларын тибрәндергән, туган якка булган мәхәббәтне һәм сагыну хисләрен чагылдырган «Туган як» җырын башкардык. Шулай ук тамашачыларга туган ягыбыз – Казаныбыз, белем һәм иҗат чыганагы булган Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтыбыз турында видеоязма тәкъдим иттек. Бу безгә туган җиребез, милләтебез һәм уку йортыбыз белән горурлануыбызны башкалар белән уртаклашу мөмкинлеге бирде.
«Global ENU» бәйрәме күңелле чыгышлар, матур тәэсирләр һәм җылы очрашулар белән истә калды. Мондый чаралар төрле милләт вәкилләрен берләштерә, халыклар арасындагы дуслыкны һәм үзара хөрмәтне ныгыта, башка мәдәниятләр белән якыннан танышырга мөмкинлек бирә. Иң мөһиме – һәр халыкның үзенчәлегенә хөрмәт белән карарга, милли тамырларыбызны онытмаска һәм үз мәдәниятебезне башкаларга танытырга өйрәтә. Без чит ил вәкилләренә туган телебезне, мәдәниятебезне һәм уку йортыбызны таныта алуыбыз белән чиксез горурланабыз.
К. Гыйлаҗиева, И.Сафина Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең 10.2-401 нче төркем студентлары; фото автора
Последние новости:
XI конференция о русскоязычной литературе: диалог культур и поэтика русскоязычия
26.11.2026
Торжественное открытие XI конференции о русскоязычной литературе: диалог культур начинается
26.11.2026
«Global ENU» – халыклар дуслыгын берләштергән бәйрәм
26.11.2026
Доцент ИФМК отмечена на церемонии награждения конкурса «Золотые Имена Высшей Школы»
26.11.2026
Будущее без зависимостей
26.11.2026